Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан студентлары 2 миллион сумнан артык грант оттылар

Милли студентлар клублары лигасының Бөтенроссия слеты 26 сентябрьдә Казанда тәмамланды.

Милли студентлар клублары лигасының Бөтенроссия слеты 26 сентябрьдә Казанда тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча республика проектлары 2 миллион сумнан артык грант акчасы алды.
ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов слетның һәр студентын котлады һәм слетта алган белемнәре, дуслыгы һәм тәҗрибәсе балаларның киләчәк тормышында һичшиксез кирәк булачагына ышаныч белдерде.
Слетта яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы узды, анда йөздән артык проект грантлар өчен конкурентлык итте. Илнең 16 регионыннан барлыгы 26 проектка 8 миллион сумнан артык акча бирелде, аларның 2 миллионын Татарстан студентлары алды.
«Профессионаллар лигасы» белем бирү программасы белән Нелля Пулатова 450 мең сум алды, ә Рөстәм Сәлахетдиновка «Deadline» яшьләр медиа-платформасына 450 мең сум бирелде. Шулай ук «Яшьләр сукмаклары» туристик хакатонын гамәлгә ашыру өчен Тимур Азанчеев 450 мең сум акча алды, ә Диләрә Сафина Казанның «Халыклар дуслыгы» исемле чит ил студентлары Спартакиадасын үткәрү өчен 350 мең сум акча отты. "Шәһәр марафоны«н тормышка ашыру өчен Даниил Шейко да шундый ук суммага лаек булды. Ә Алинә Сәлахиева «Әйдә» проектына 70 000 сум акча алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев