Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан туристлары өчен «Император маршруты» 2021 елда эшли башлый

Бу көннәрдә республика башкаласында Елисавета-Сергий укулары үткәрелә. 

Патша гаиләсе булган урыннар буенча төзелгән "Император маршруты«н Татарстан туристлары киләсе елда бәяли алачак. Бу хакта ТРның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте. 
Җитәкче сүзләренчә, маршрут туристларга Татарстанга тагын бер мәртәбә килеп, аны башка яктан күрү мөмкинлеге бирәчәк. Шушы көннәрдә Казанда Елисавета-Сергий укулары үткәрелә. Бу чарада Татарстанга «Император маршруты» бренд билгесен кулланырга мөмкинлек бирәчәк лицензия килешүе төзү планлаштырыла. 
Узган елда Татарстан «Император маршруты» тарихи-мәдәни туристик проектта катнаша башлады. Әлеге проект, РФ мәдәният министрлыгы һәм Ростуризм ярдәмендә, «Елисавета-Сергий мәгьрифәтчелек җәмгыяте» фонды тарафыннан Россиянең 19 регионында тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев