Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан укучылары финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча олимпиадада катнаша ала

1-9 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия онлайн-олимпиадасы Учи.ру платформасында уза.

31 мартка кадәр Татарстан укучылары Финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча олимпиадада катнаша ала.

Олимпиаданы 1-9 сыйныф укучылары уза ала. Ул түләүсез нигездә уза. Анда 31 мартка кадәр бушлай катнашырга мөмкин.

Катнашучылар һәм җиңүчеләр үзләренең портфолиоларын сертификатлар һәм грамоталар белән тулыландыра алачак, алар укучыларның Учи.ру платформасындагы шәхси кабинетларында барлыкка киләчәк.

Олимпиада Россия Банкы, Россия Финанс министрлыгы, НИФИ, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясе ярдәме белән һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты бурычлары нигезендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев