Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан хезмәт министры хезмәт ветераны исемен ничек алырга икәнлеген сөйләде

Өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту — безнең илдә төп өстенлекләрнең берсе.

Татарстанда хезмәт ветераннарына төрле социаль ярдәм чаралары күрсәтелә, шул ук вакытта аларның керемнәре исәпкә алына, ул 20 мең сумнан артмаска тиеш. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бу исемне ничек алырга икәнлеген сөйләде. Ул бу хакта кичә Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Хезмәт ветераны исеме тиешле дәүләт һәм ведомство бүләкләре булганда бирелә. Федераль дәрәҗәдә һәр тармак федераль башкарма хакимият органының тиешле боерыгын кабул итә. Анда мондый исем алу өчен бу тармакта нинди бүләкләр нигез булып торуы билгеләнгән», — дип хәбәр итте ул.

Икенче шарт — тиешле иминият стажы яки хезмәт стажы булу. «Ир-атлар өчен — кимендә 25, хатын-кызлар өчен 20 ел», — дип төгәллек кертте Зарипова.

Өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту — безнең илдә төп өстенлекләрнең берсе. Россия Президенты Владимир Путин карары белән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында яшь үзгәрешләрен исәпкә алып, медицина ярдәме, өй тәрбиясе алырга мөмкин. Шулай ук, пенсиягә чыкканнан соң «Актив озын гомер» программасы кысаларында үз эшчәнлегеңне тормышка ашырырга мөмкин. Өлкән яшьтәге гражданнар арасында активлыкны сакларга ярдәм итүче «Өченче буын университеты», әдәби клублар, музыка һәм спорт секцияләре ачыла. Волонтерлык юнәлеше актив үсеш алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев