Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан яшьләре Халыклар бердәмлеге көнендә онлайн-чараларга кушыла алачак

4 ноябрьдә Татарстан яшьләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан берничә чарада катнашачак. Мәйданчыклар булып оешмаларның рәсми аккаунтлары торачак.

Шулай итеп, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы үзенең # mant.tatarstan аккаунтында «Многоликий Татарстан» онлайн-марафоны үткәрәчәк. 

Шулай ук Бөтенроссия акцияләре дә планлаштырылган, анда безнең активистлар катнаша.

Россия Студентлар отрядлары 12.00 сәгатьтә @rso_official рәсми Инстаграм-аккаунтта «Единство в РСО!» иҗади концерт күрсәтәчәк. 
Россия халыкларының мәдәни үзенчәлекләре турында Россия яшьләр берлеге сөйләячәк. 4 ноябрьдә #РСМобъединяет хэштегы буенча илдә яшәүче төрле халыкларның биюләрен, җырларын, шигырьләрен, милли ашларын һәм уеннарын күрергә мөмкин булачак.

Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә яшьләр эшләре буенча бүлекләр дә бөтенроссия акцияләренә кушылачак һәм «Россия-безнең уртак йортыбыз» дигән квиз-уен уздырачак. 

Шулай ук «Минем халкым эстетикасы» флешмобында катнашу мөмкинлеге булачак. Фото яки видео форматында табигатьне, халык костюмнарын, үз халкының аш-суын күрсәтәчәкләр. Әйтергә кирәк, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Татарстан яшьләре катнашачак тагын бер акция #РоссияВНашемСердце хештегы белән билгеләнгән. Аның кысаларында «Что, если вы оказались на один день в моем городе?» темасына территориянең милли үзенчәлекләренә бәйле видео төшерергә кирәк.

Теләге булган һәркемнең зур этнографик диктант язу мөмкинлеге бар. Ул 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта онлайн узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев