Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан җыелма командасы WorldSkills Russia чемпионатында 38 алтын медаль алды

Пандемия аркасында илкүләм беренчелегендә катнашучы 200 республикалы Новокузнецкига финалга бармады, алар Татарстанда биремнәрне үтәп, дистанцион рәвештә ярышты.

Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медальгә лаек булган. Бу турыда ярышны оештыручылар хәбәр итә. 
«Татарстан Республикасы диплом һәм беренче дәрәҗә кубогы алды», диелә хәбәрдә. 
Республика рейтингның абсолют лидеры булган Мәскәүгә генә оттырган.
Татарстан җыелма командасына 206 яшь профессионал тупланган иде, алар 158 компетенциядә ярышты. Пандемия аркасында илкүләм беренчелегендә катнашучы 200 республикалы Новокузнецкига финалга бармады, алар Татарстанда биремнәрне үтәп, дистанцион рәвештә ярышты.
Ярышлар көллиятләр һәм компетенцияләр үзәкләре мәйданчыкларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев