Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан заправкаларында бензин һәм дизель ягулыгы сыйфатын тикшерәләр

Тикшерү айлыгы 26 октябрьдә башланды. 

Татарстанда мотор ягулыгы сыйфатын тикшерү айлыгы башланганнан бирле 218 заправкадан 392 үрнәк алынган. Бу хакта ТРда ягулык-энергетика ресурларын рациональ куллану һәм югары сыйфатын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе урынбасары Шамил Гомәров хәбәр итте. 
Айлык 26 октябрьдә башланды. Чара кысаларында белгечләр республиканың барлык заправкаларын тикшерә. Нигездә ИПларны, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрне һәм «ТАИФ», «Татнефть», «Лукойл» заправкаларын тикшерәләр. 
Бүгенге көндә 218 заправкадан 392 проба алынган. Шуларның 70 проценты лабораториядә тикшерелгән. 
«Тикшерелгән 273 үрнәкнең 14е нормативларга туры килми. Шуларның 11е — дизель ягулыгы, өчесе — автомобиль бензины. Без сайлап алган 392 үрнәкнең 142се — дизель ягулыгы, 250 үрнәк — бензин», — ди Шамил Гомәров. 
Үрнәкләрне мобиль төркемнәр җыя. Алар Казанга якын районнар, Кама арты һәм Әлмәт тирәсендә үрнәк туплый.
Бензинның начар сыйфаты турында мәгълүмат АЗС хуҗаларына һәм Татарстан Хөкүмәтенә, профильле министрлыкларга җиткерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев