Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 1 елда яшелчә һәм җиләк-җимеш бәясе 20 процентка арткан

Бу хакта Татарстанстатның кулланучылар бәясе индексы турындагы мәгълүматта белдерелә.

Февраль аенда Татарстанда яшелчә бәясе узган ел белән чагыштырганда 20,18 процентка кыйммәтрәк тора иде. Әгәр 2024 һәм 2023 елларның беренче ике аендагы күрсәткечләрне чагыштырсак, бәяләр якынча 23 процентка үзгәргән. Бу хакта Татарстанстатның кулланучылар бәясе индексы турындагы мәгълүматта белдерелә, дип яза «Татар-информ».

2023 ел азагында бу категория продукцияләренең бәясе 11,47 процентка, ә 2024 елның гыйнварыннан 1,46 процентка арткан.

Гыйнвардан арзанайган категориягә азык-төлек булмаган товарлар кергән, аларның бәясе 0,27 процентка төшкән. Узган ел ахырыннан бу күрсәткеч 0,14 процентка арткан. Әгәр аны 2023 елның фералендәге мәгълүматлар белән чагыштырсак, үсеш 5, 25 процент тәшкил иткән.

«2024 елның февралендә кулланучылар бәясе индексы, 2024 елның гыйнвары белән чагыштырганда, 100,41 процент, 2023 елның декабренә караганда, 101,64 процент тәшкил иткән», диелә хәбрәдә.

Бер елда күрсәткеч 7,42 процентка арткан.

Гомумән алганда, февральдә, декабрьгә караганда, товар 1,11 процентка, ә 2023 елның февраленә караганда 6,69 процентка күбрәк. Алкогольне дә кертеп азык-төлек товарлары шул чорда 2,16 һәм 8,23 процентка, ә хезмәтләр 3,13 һәм 9,59 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев