Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 1 килограммнан артык авырлыктагы гигант помидор үстергәннәр

Помидорның авырлыгы - 1,2 килограмм.

Татарстанда 1,2 килограмм авырлыктагы гигант помидор үстергәннәр. Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында яшәүче Гөлфәния Бикмуллина гигант яшелчәнең фотосы белән уртаклашты, дип хәбәр итә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы сайты.

Хатын-кыз әйтүенчә, ул шундый зур помидорны үз бакчасындагы гадәти теплицада үстергән. Өстәвенә, мондый нәтиҗәгә ирешү өчен ул бернинди махсус ашламалар да кулланмаган. Шулай да бу помидорга чын мәгънәсендә рекордчы булырга комачауламаган.

Фото: © Гөлфәния Бикмуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев