Татарстанда 10 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 2 ноябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 1007 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 10 кеше вафат.
1962, 1948, 1937, 1942, 1934, 1960, 1937, 1959 елгы 8 хатын-кыз һәм 1933, 1949 елгы 2 ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 2 ноябрьгә COVID-19дан 1007 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев