Татарстанда 11 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 19 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 877 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 11 кеше вафат.
1949, 1957, 1948 һәм 1951 елгы 4 ир-ат, 1949, 1961, 1935, 1946, 1943, 1938 һәм 1944 елгы алты хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 19 октябрьгә COVID-19дан 877 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев