Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 1100 кешегә короновируска каршы прививка ясалган

Шуларның 658е медиклар.

Татарстанда короновируска каршы «Спутник V» прививкасын 1,1 мең кеше ясаткан. Бу хакта мәгълүматны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итә.

Жаворонков сүзләренчә, бүгенге көндә короновируска каршы прививканы 1100 кеше ясаткан. Шуларның 658е медицина өлкәсе хезмәткәрләре.
Алабугада да Covid-19га каршы вакцинация башланды. Беренчеләрдән булып прививканы медицина хезмәткәрләре ясатты. Безнең шәһәрдә инде 15 кешегә прививка ясалган. Алабуга медиклары сүзләренчә, прививка ясату — үзеңне һәм якыннарыңны чирдән саклап калу.

Билгеле булганча, вакцинация 18-60 яшьтәге кешеләргә короновирустан профилактика чарасы буларак ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев