Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 12 август кичендә көчле яңгыр һәм җил турында кисәттеләр

Республика территориясендә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил фаразлана.

Татарстанда 12 августта 21:00 сәгатьтә көчле яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Шулай ук 13 августта 18:00 сәгатькә кадәр республика территориясендә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил фаразлана. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразынча, сишәмбе көнне, 13 августта, һаваның минималь температурасы төнлә +10..+15 градуска кадәр тәшкил итәчәк, ә көндез һава температурасы максимум +20 градуска кадәр күтәрелә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда август норма кысаларында көтелә. Уртача айлык температура 18,5 градус була, явым-төшем күләме 50 мм көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев