Татарстанда 12 градуска салкынайтачак
Юлларда бозлавык.
Дүшәмбе төнендә Татарстанда буран һәм бераз кар көтелә, әмма көндез явым-төшем көтелми. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Җил күтәреләчәк, төнлә аның тизлеге урыны белән 15-16 м/с җитә.
Моннан тыш, синоптиклар татарстанлыларны кискен салкынайту турында кисәтә. 21 гыйнвар көннең якты вакытында термометр баганалары −13дән −18 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Юлларда бозлавык көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев