Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2021 елның беренче яртысында интернет-гигиена проектын булдырачаклар

Программаның максаты — балигъ булмаганнарны Интернет челтәрендә очрарга мөмкин булган кыенлыклардан аралау.

2021 елның беренче яртысында Татарстанда балигъ булмаганнарны Интернет челтәрендә очрарга мөмкин булган кыенлыклардан аралауга юнәлтелгән интернет-гигиена проектын булдырачаклар. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде. 

Фәттахов сүзләренчә, узган елда интернет-гигиена кагыйдәләрен булдырырга карар кабул ителгән. Әзер продукт әлегә юк, шулай да җитди эшләнмәләр бар. Спикер фикеренчә, 2021 елның беренче яртысында конкрет программа барлыкка киләчәк. 

Моның өчен киңәш һәм кагыйдәләр тупланмасы булдыру зарур, дип ассызыклады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев