Татарстанда 2022 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 34 объект төзелде
Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд 156,8 млн сум тәшкил итте.
Узган ел Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә 34 медицина объекты барлыкка килде.
Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд 156,8 млн сум тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр республика сәламәтлек саклау министрлыгында.
Шулай, кайбер районнарда 29 фельдшер-акушерлык пункты, берничә табиб амбулаториясе, шулай ук гомуми практика табибы үзәге барлыкка килде. Дистәләгән учреждениеләрдә капиталь ремонт ясалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев