Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 2023 елга кадәр территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар циклы башлана

Халык белән беренче очрашу Алабугада 14 апрельдә узачак.

14 апрельдә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында 2022-2023 елларда территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар сериясе башлана. Фикер алышулар 16 муниципалитетта узачак. Бу хакта «РФ шәһәрләрен үстерү институты» фонды хәбәр итә.
Халык белән беренче очрашу Алабугада 14 апрельдә узачак. 

Апрель аена иҗтимагый фикер алышуларның тулы графигы park.tatar сайтында урнаштырылачак.

Мөһим деталь: фикер алышулар быел яңартылачак объктларның киләсе этапларын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча оештырыла. Әмма аларны комплекслы итеп төзекләндерү өчен, территорияне 26 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында узачак тавыш бирүдә мөмкин кадәр күбрәк кеше сайларга тиеш.

Моннан тыш, фикер алышуларда катнашучыларны беренче чират паркларының финал концепциясе белән таныштырачаклар (аларны инде май уртасында ук төзи башларга ниятлиләр), проектларда кулланылган архитектура карарлары турында җентекләп сөйләячәкләр. Халык фикер алышуларда катнашуның йомгаклау проектына ясаган йогынтысын күрә алачак, эшләр башланганчы ук әлеге территориядә ниләр барлыкка килүе белән танышачак. 

Иҗтимагый фикер алышуларда һәркем: җирле халык, төзеләчәк объектлар янында урнашкан участок милекчеләре һәм арендаторлары, активистлар, җәмәгатьчеләр, кыскасы, кече Ватанының тышкы кыяфәтенә битараф булмаган кешеләр чакырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда җәмәгать пространстволарын үстерү буенча масштаблы эш 2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды. 6 ел эчендә республикада 443 территория төзекләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев