Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 24 градуска кадәр җылы һәм яңгырлар көтелә

Бу атна ахырында һәм киләсе атна башында Татарстанда һава температурасы күтәрелү дәвам итәчәк.

Шимбә төнендә явым-төшем ихтималы аз, ә көндез урыны белән яңгырлар фаразлана. Төнлә 3-8 градус, көндез 18-23 градус җылы көтелә.

14 майда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Һава температурасы төнлә 3-8, көндез 15-20 градуска кадәр җылыначак.

15 һәм 16 майда көндез 24 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге. Бу көннәрдә һава торышы тотрыксыз булачак: яңгыр, җил, яшен фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев