Татарстанда 28 кешенең COVID-19 йоктыруы ачыкланган
Алабугада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 14 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 17, Питрәч районында — 4, Чаллы, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау районнарында берешәр кеше йоктырган.
9 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 754 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 792 кеше савыккан.
Спутник-V вакцинасы белән 408 560 кешегә прививка ясалган. Шулардан 290 123 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев