Татарстанда +3 градуска кадәр җылы булачак
Төбәк юлларында бозлавык барлыкка килә.
Бүген, 14 мартта, Татарстанда антициклон йогынтысы аркасында тыныч һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр бик аз. Төбәк юлларында бозлавык барлыкка килә.
Көньяк-көнбатыш җиле 6-11 м/с көч белән фаразлана.
Көндезге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы −2...+3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев