Татарстанда 30 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус белән авыруның 1 очрагы теркәлгән .
Яңа вирус йоктырган 7 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 12, Чаллыда — 3, Бөгелмә, Биектау, Лениногорск, Зәй һәм Минзәлә районнарында — икешәр, Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Мөслим һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
8 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 726 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 693 кеше савыккан.
Спутник-V вакцинасы белән 401 410 кешегә прививка ясалган. Шулардан 283 066 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев