Татарстанда 30 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 11 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 17, Чаллыда — 7, Әлки һәм Менделеевск районнарында — икешәр, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
20 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 098 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 201 кеше савыккан, узган тәүлектә — 43 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 204 896 кешегә прививка ясалган (ялларда 3 660 кешегә арткан). Шуларның 122 283е прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев