Татарстанда 31 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 9 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 18, Яшел Үзәндә — 4, Чаллыда — 2, Алексеевск, Әлки, Буа, Биектау, Чүпрәле, Лаеш һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
14 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 899 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 011 кеше савыккан, узган тәүлектә — 38 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 182 438 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 4 022 кешегә арткан). Шуларның 107 184е прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев