Татарстанда 33 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 5, Түбән Камада — 4, Азнакай һәм Яшел Үзәндә — өчешәр, Лаеш, Тәтеш һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
15 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 932 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 039 кеше савыккан, узган тәүлектә — 28 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 187 358 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 4 920 кешегә арткан). Шуларның 108 938е прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев