Татарстанда 34 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда һәм Түбән Камада — 4шәр, Питрәчтә — 3, Әлмәт, Бөгелмә, Лаеш районнарында — икешәр, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында берешәр кеше йоктырган.
13 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 868 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 973 кеше савыккан, узган тәүлектә — 42 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 178 416 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 3 823 кешегә арткан). Шуларның 105 547се прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев