Татарстанда 35 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада яңа авыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган, 12 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 11, Минзәлә, Сарман, Тукай районында — 2шәр, Яшел Үзән, Спас районнарында берешәр кеше йоктырган.
4 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 602 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 619 кеше савыккан, узган тәүлектә — 10 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 257 573 кешегә прививка ясалган. Шуларның 167 471е прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев