Татарстанда 35 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар юк.
Яңа вирус йоктырган 10 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 24, Спас районында — 4, Баулыда — 3, Бөгелмәдә — 2, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарында берешәр кеше йоктырган.
31 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 420 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 322 кеше савыккан, узган тәүлектә — 146 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 133 484 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 3 720 кешегә арткан).
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев