Татарстанда 36 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 36 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
11 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 16, Баулы, Яшел Үзән, Спас районнарында — 3шәр, Лениногорск, Питрәч һәм Чистай районнарында икешәр, Чаллы, Азнакай, Буа, Югары Ослан, Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган.
5 майга Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 638 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 645 кеше савыккан, узган тәүлектә — 26 кеше.
Барлыгы 260 293 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 167 471е вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев