Татарстанда 36 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 12, Чаллыда — 11, Түбән Камада — 4, Лаешта — 3, Нурлатта — 2, Азнакай, Балтач, Алабуга һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
1 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 456 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 419 кеше савыккан, узган тәүлектә — 97 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 137 627 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 4 143 кешегә арткан). Шуларның 91919ы икенче прививка ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев