Татарстанда 48 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 13, Баулыда — 6, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында — 2шәр, Әлмәт, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Норлат һәм Балык Бистәсе районнарында берешәр кеше йоктырган.
19 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 927 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 712 кеше савыккан, узган тәүлектә — 85 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 110 160 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 1 451 кешегә арткан). Шулардан 68 426 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев