Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда +8 градуска кадәр җылыта

Җылы һава торышы атна уратсына көтелә.

Атна уртасында кыска вакытлы салкыннан соң Татарстанда җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәк хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 15 һәм 16 мартта, республика антициклон перифериясендә булачак. Якын атмосфера фронты аркасында 15 мартта урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр булачак. Һава температурасы төнлә 0-5 градус һәм көндез 2-8 градус җылылык тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 17 һәм 18 мартта, кайбер урыннарда катнаш характердагы кечкенә явым-төшемнәр булырга мөмкин. 17 март көнне һава температурасы төнге сәгатьләрдә −1дән +3 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +3тән +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 18 март көнне температура фоны тагын түбәнәйәчәк: төнлә −2дән −7 градуска кадәр һәм көндез +1дән +5кә кадәр булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев