Татарстанда 8 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 20 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 885 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 8 кеше вафат.
1945, 1960, һәм 1951 елгы 3 ир-ат, 1951, 1933, 1961, 1962, һәм 1956 елгы 5 хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 20 октябрьгә COVID-19дан 885 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев