Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Алабуга-Гари-Абалач автомобиль юлы тулысынча төзекләндерелде

Барлыгы 1,5 км юл төзекләндерелде.

Татарстан Республикасы территориясендә «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты кысаларында Алабуга-Гари-Абалач автомобиль юлы тулысынча төзекләндерелде. Эш ике урында барды: гомуми 1,45 километр озынлыкта, юл башыннан башлап 0,47 километрга кадәр һәм 1,11 километрдан 2,09 километрга кадәр. Бу турыда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Проект документларына туры китереп, биредәге асфальтлы-бетонлы юл катламы фрезерланган, II маркалы вак бөртекле көпшәк асфальтлы-бетонлы катнашма тигезләп салынган, 15,5 меңнән артык квадрат метр мәйданда юл өслеге вак ташлы-мастикалы асфальтлы-бетон (ЩМА-15) белән капланган һәм юл кырыйлары 0,07 метр калынлыкта махсус катнашма белән ныгытылган. 

Хәзер юл хезмәтләре тиешле чараларны тулысынча башкарып, юл куллануга тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев