Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда атна ахырына 2 градуска кадәр җылы булачак

Һава торышы җомгадан үзгәрә башлый.

Пәнҗешәмбе — 17 февральдә явым-төшем булмый диярлек. Көндез — 1–6, төнлә 6–13 градус суык. Җомгада һава торышы үзгәрә. Көнбатыш районнарда кар, урыны белән буран, секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил. Көндез — 4...+1 градуска кадәр җылытса, төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы 2–7 градуска кадәр төшәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, ял көннәре — 19 һәм 20 февральдә юеш карлы-буранлы, җилле (секундына 15–20 метр тизлектә), җылы һава фаразлана. Һава температурасы +2...3 градус булачак.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев