Татарстанда атна ахырына кадәр салкын һәм яңгырлы һава торышы булачак
Бүген көндез 14 градус җылы көтелә.
Татарстанда атна ахырына кадәр һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, республикада салкын һәм яңгырлар көтелә.
Бүген, 7 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава +14 градуска кадәр җылыначак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча 7-8 сентябрьдә төнге сәгатьләрдә +2 дән +8 градуска кадәр көтелә. Көндез һава +14 градус тәшкил итәчәк. Температура нормадан 6-7 градус түбән булачак.
9 һәм 10 сентябрьдә көннәрендә дә республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев