Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда атнаның икенче яртысында яңгырлар явачак

Якын көннәрдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы фаразлана.

Әмма атнаның икенче яртысында атмосфера фронты республикага яшенле яңгырлар алып киләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 16 һәм 17 июльдә һава торышы ял көннәрендәгедән аерылмаячак. Явым-төшем көтелми, төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12..+17 градусны тәшкил итәчәк, көндез +25..+30 градус булачак.

18 июльдә кыска вакытлы яңгырлар, яшен, җил көчәюе ихтимал. Төнлә +14..+19, көндез +24..+29 градус көтелә.

Якынча, җомга һәм шимбә, 19 һәм 20 июльдә, һава торышы тотрыксыз булачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, урыны белән кабат кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак. Термометр баганалары төнлә +13..+18, көндез +25..+30 градус күрсәтәчәк.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 16 июльдән 22 июльгә кадәр Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы гадәттән тыш югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе озайтылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев