Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда балалар сәламәтлеген саклау өлкәсен үстерүгә 1,4 миллиард сум акча җәлеп ителгән

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча бүленгән бюджет акчаларына балаларны дәвалый торган онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзеләчәк, сырхауханәләр ремонтланачак.

Татарстанда балалар сәламәтлек саклавын үстерүгә 1,4 миллиард сумга якын акча җәлеп ителде. Әлеге сумманың 780 миллион сумы — федераль, 600 миллионы төбәк бюджетыннан бүлеп бирелде, бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
Бу акчаларга Казанда балаларны дәвалый торган онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзү, шулай ук балалар сырхауханәләрен төзекләндерү һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла. 
Татарстанның 38 балалар сырхауханәсенә 229 берәмлек җиһаз кайтарылачак. Моңа барлыгы 250 миллионнан сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Бүгенге көндә 24 миллион сумга өч җиһаз сатып алынган инде. 
Хәзерге вакытта онкология, гематология һәм хирургия үзәгендәге төзекләндерү эшләрнең чиреге башкарылган.
Илкүләм проект буенча, быел Казан дәүләт медицина университетында перинатология, неонатология һәм педиатрия өлкәсендә 60 белгеч укытып чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев