Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бәрәңге һәм яшелчә үстерүче үзмәшгульләр өчен субсидия алу мөмкинлеге бар

Субсидия бәрәңге һәм ачык грунтта үскән яшелчәләре җитештерү чыгымнары өлешен каплауга бирелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үзмәшгульләргә субсидияләр бирү мөмкинлеге турында игълан итә, дип яза «Татар-информ».

Татарстан Республикасында бәрәңге һәм ачык грунтта үскән яшелчәләре җитештерүне арттыруны стимуллаштыру өчен, шәхси ярдәмче хуҗалыктагы үзмәшгульләргә субсидия алу мөмкинлеге каралган. Алар «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланырга тиеш. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Субсидия бәрәңге һәм ачык грунтта үскән яшелчәләре җитештерү чыгымнары өлешен каплауга бирелә. Ул юридик затларга сатылган 1 тонна бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре ставкасы буенча исәпләнә.

Субсидияләү ставкалары 1 тонна сатылган ачык грунт яшелчәләре өчен 10 мең сум, 1 тонна сатылган бәрәңге өчен 9 мең сум каралган.

Гаризалар һәм документлар электрон рәвештә «Электрон бюджет» системасы веб-интерфейсының тиешле экран формаларын тутыру юлы белән түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://promote. budget. gov. ru/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев