Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Белем бәйрәмен күчерделәр

Быел 1 сентябрь бәйрәме якшәмбегә туры килә.

2024 елда Татарстанда бу бәйрәм 2 сентябрьдә узачак. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. «Без Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан Белем бәйрәме 2 сентябрьгә күчереләчәге турында хәбәр алдык. Шулай итеп, 1 сентябрь безнең балалар өчен гамәлдән чыгарылмый, бары тик аны бәйрәм итү 2 нче числога күчерелә» диде министр. Мондый үзгәреш 1 сентябрьнең ял көненә — якшәмбегә туры килүе белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев