Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бер көн эчендә меңгә якын кешегә короновирустан прививка ясалган

Вакцина ясаткан татарстанлыларның күпчелеге препаратның беренче дозасын алган. 

18 гыйнварда Татарстан медиклары Covid-19 вирусыннан республикада яшәүче 995 кешегә прививка ясаган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр. 

«18 гыйнварда вакцинациянең беренче этабын 728, икенче этапны — 267 кеше үтте», — диделәр ведомствода. 

Татарстанда «Спутник V» прививкасын барлыгы 5 906 кеше ясаткан. 1289 кеше препаратның икенче дозасын алган. 

Короновируска каршы массакүләм вакцинация республикада 18 гыйнварда башланды. Бу вакытка Татарстанга 13,4 мең комплект «Спутник V» вакцинасы кайткан иде. Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, төбәк тарафыннан алган вацинаның 43,9 проценты инде кулланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев