Татарстанда бераз кар явуы һәм урыны белән буран булуы көтелә
Юлларда бозлавык саклана.
Сишәмбе, 4 мартта, Татарстанда бераз кар явуы көтелә. Көндез урыныҗиңелчә буран да булырга мөмкин.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, бу көнне көньяк, көньяк-көнчыгыштан җил көтелә. Аның тизлеге 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с ка кадәр җитәчәк.
Көндез республикада иң югары температура 0...-5 градус булачак.
Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев