Татарстанда бозлавык, кар һәм −19 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Юлларда бозлавык көтелә.
9 февральдә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, кар һәм урыны белән буран көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Көчле җил фаразлана: төнлә аның тизлеге 20 м/с, көндез 15 м/с кадәр җитәргә мөмкин.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 14-19 градус күрсәтәчәк, ә тәүлекнең якты вакытында −10-15 градус билгеләрендә булачак. Юлларда, синоптиклар кисәтүеннән күренгәнчә, бозлавык көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев