Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда бу атна ахырына һава торышы бозыла

Көчле җил, буран фаразлана.

Татарстанда бу атна ахырында кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Чәршәмбе, 14 декабрь көнне, һава торышы әле Себер антициклонын билгеләячәк. Төнлә һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр, көндез — −3...-9га кадәр булачак.

15 декабрь, пәнҗешәмбе көнне көнбатыш циклонның атмосфера фронты үзе белән кар алып киләчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында Татарстанның аерым районнарында бураннар һәм көчле җил 17 м/с. кадәр күтәрелү ихтималы зур түгел: төнге сәгатьләрдә — 6-11 градус, тәүлекнең якты вакытында −3 дән −8 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, 16 декабрь, җомга көнне бераз кар явачак. Республика буенча һава температурасы төнлә −9дан −14 градуска кадәр, көндез −2дән −7 градуска кадәр булачак.

17 декабрь, шимбә көнне, төбәктә һава торышы тагын начарланачак. Көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары узу сәбәпле, «явым-төшемнәр, урыны белән бураннар һәм көчле җил фаразлана».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев