Татарстанда бу атнада җылыта башлаячак
Якын көннәрдә, 12 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр, Татарстанда явым-төшем көтелми, температура күтәрелә башлаячак.
Татарстанда көннәр әкренләп җылыначак. Атна ахырына хәтта төнге сәгатьләрдә дә термометр баганалары −16 градустан түбән төшмәячәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» республиканың Гидрометүзәгенә сылтама белән.
Арктик циклон килү белән соңгы көннәрдә төбәктә аномаль салкыннар билгеләнә. Урыны белән температура −40 градуска якынлаша.
Якын көннәрдә, 12 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр, Татарстанда явым-төшем көтелми, температура күтәрелә башлаячак. Бу процесс, ТР Гидрометүзәгендә кисәтүләренчә, көчле җил белән бергә булачак. Бу туңу куркынычын арттыра.
Сишәмбе көнне Татарстанда төнлә һәм иртән −18дән −23 градуска кадәр, көнчыгышта −25тән −30 градуска кадәр көтелә. Көндез температура минус билгесе белән 14-19 градус чикләрендә торачак, көнчыгыш районнарда −22 градуска кадәр. Җилнең көчәйүе 15-17 м/с кадәр көтелә.
13 декабрьдә һава температурасы төнге сәгатьләрдә −17дән −22 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә −12дән −17 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 17 м/с кадәр көчле җил сакланачак.
Пәнҗешәмбе төнендә термометр баганалары −15-20 градус, ә көндез −10-15 градус күрсәтәчәк.
15 декабрьдә температура күтәрелүен дәвам итәчәк: төнлә −13 градустан −18 градуска кадәр һәм көндез −8 градустан −13 градуска кадәр булачак.
«Шимбә көнне, 16 декабрьдә, республикада һава торышы үзгәрәчәк: көньяк-көнбатыш циклон йогынтысында аның атмосфера фронтлары үткәндә кар, буран һәм көчле җил билгеләнәчәк. Төнлә −11...-16°, көндез −6...11° көтелә. Юлларда урыны белән кар ява», — диелә фаразда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев