Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Һава торышы бүген кич бозылачак.

Бүген кич Татарстанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1 мең метрга кадәр начараячак. Көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, юлларда кар көртләре һәм бозлавык фаразлана. 18 ноябрьдә төнлә һәм көндез һава торышының начарлануы дәвам итәчәк.

Төнлә һава температурасы −5-7 градус, көндез −1-3 градус фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларын кышка әзерләү зарурлыгын искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга һәм юл кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өнди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев