Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.
Иртәгә, 25 февральдә, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә.
Иртән һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында буран көтелә. Моннан тыш, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һәм иртән һава температурасы −24..-29, түбән урыннарда −34. Көндез термометр баганалары −13..-18, көнчыгышта −21 градусны күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев