Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда быел 55 Яндекс-Лицей һәм 65 IT-сыйныф ачылачак

Татарстан «Цифрлы икътисад» илкүләм программасын гамәлгә ашыруда илнең алдынгы төбәкләренең берсе булды.

Татарстанда быел «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында 55 Яндекс-Лицей һәм 65 IT-сыйныф ачылачак. Шулай ук берничә мең бала мәгълүмати технологияләр нигезләренә укытылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Быел меңгә якын бала — Яндекс. Лицейда, 900 бала "IT-академия«да белем алачак. Моннан тыш, 500 бала заманча компьютер технологияләре һәм робототехника нигезләрен өйрәнәчәк. Укулар Казанның «IT-cube» иҗат үзәгендә узачак, «Школа 21» 500 баланы укырга кабул итәчәк.
Татарстан "Цифрлы икътисад"милли программасын гамәлгә ашыруда илнең алдынгы төбәкләренең берсе булды.
2024 елга республика халкының цифрлы грамоталылыгын арттыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев