Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда чөгендер, алма һәм маргарин бәясе арткан

Бу Татарстанстат статистикасы мәгълүматларыннан күренә.

Апрельнең беренче атнасында Татарстанда чөгендер 7 процентка, алма 2,72 процентка һәм маргарин 2,07 процентка кыйммәтләнгән. Бу Татарстанстат статистикасы мәгълүматларыннан күренә.

Шулай итеп, 8 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, бер килограмм чөгендер 46,96 сум, алма 114,34 сум, маргарин 234,27 сум тора.

1 проценттан 2 процентка кадәр чикләрдә кишер, бәрәңге, бодай оны, кара байха чәе, шикәр, ак май, балалар өчен итле консервалар бәяләре арткан.

Татарстанда 1 апрельдән 7 апрельгә кадәр бер атнада банан белән ак кәбестә бәясе, киресенчә, шулкадәр үк чикләрдә арзанайган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев