Татарстанда COVID-19 йоктыруның 45 яңа очрагы теркәлгән
Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар юк.
Яңа вирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 28, Чаллыда — 6, Яшел Үзәндә — 4, Балтачта — 2, Арча, Әтнә, Югары Ослан, Кукмара һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
25 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 1683 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 107 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 53 кеше.
Барлыгы 973 126 кешегә прививка ясалган. Шулардан 805 698 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев