Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда COVID-19дан үлүнең барлыгы 59 очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирустан үлүнең тагын ике очрагы расланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 28 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 0, 30дан 50 яшькә кадәр — 8 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 7 очрак ачыкланган. 
Казанда — 19, Лаешта — 3, Биектауда 2 кеше коронавирус йоктырган. Әтнә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч районнарында берәр очрак теркәлгән. 
28 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6242 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5235 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 13 кеше. 
Татарстанда COVID-19дан үлүнең тагын 2 очрагы теркәлгән. Чирмешән районында яшәүче 68 яшьлек ир Әлмәт госпиталенә озатыла. Табиблар аның сәламәтлек торышын бик авыр дип бәяли, ир-ат коронавирустан вафат була. 35 яшьлек ир-ат яңа коронавирус йогышы белән Казанның вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә озатыла. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. 
28 августка Татарстанда COVID-19дан үлүнең барлыгы 59 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев